«Казан» аэропорты рәсми сайтының яңа версиясен урнаштырды

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты рәсми сайтының яңа версиясен эшләтеп җибәрде: https://kazan.aero

Яңа версияне булдыру вакытында кулланучыларның сайттан файдаланудагы барлык үзенчәлекләре исәпкә алынган һәм масштаблы анализ ясалган. Сайт заманча эшләнгән. Аның архитектурасы сайт хезмәтеннән  файдаланучыларның сорауларын исәпкә алып, битләрне оператив рәвештә ачу һәм яңадан шул ук биткә кайту мөмкинлеген бирә.

Ресурс Mobile First принцибы буенча төзелгән һәм мобиль җайланмалардан сайтны ачу өчен көйләнгән .  

Интерактив сервислар арасында кулланучыларга беренче этапта тәкъдим ителгәннәр хезмәтләр :

  • авиабилетларны онлайн-сатып алу өчен ышанычлы сайт;
  • VIP-хезмәт күрсәтүне (бизнес-залларны) алдан алып кую;
  • бирелгән сорауларга тиз арада җавап бирүче он-лайн ярдәмче;
  • Аэропорт терминаллары буенча 3D-туры

«Казан» аэропорты интерактив сервисларны камилләштерү эшен дәвам итә. Әйтик, алга таба машина куеп торган өчен онлайн-түләү мөмкинлеген мобиль кушымта аша гына түгел, сайт аша да түләүне оештыру планлаштырыла. Шулай ук хәрәкәт итүдә мөмкинлекләре чикләнгән пассажирларга махсус ярдәм күрсәтү турында сорау мөмкинлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International