Бүген Татарстан Республикасында бульдозер йөртү һәм экскаватор куллану компетенцияләре буенча «Яшь профессионаллар» (Worldskills) төбәк чемпионаты башланды. Чемпионат 1-3 декабрь көннәрендә уза.
Чемпионатны ачу тантанасында Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин катнашты.
Министр урынбасары автомобиль юлларын төзү, ремонтлау һәм карап тоту эшчәнлегенең сыйфаты юл тармагы хезмәткәрләренең һөнәри осталык дәрәҗәсенә бәйле, дип билгеләп үтте Шуңа күрә юлчыларның һөнәри осталыгын камилләштерү һәм яшь белгечләрне җәлеп итү өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Тармакка профессионаллар таләп ителә, чөнки алда зур төзелеш һәм масштаблы проектлар тора.
Артем Чукин ярышларда катнашучыларга сабырлык һәм җиңү теләде.
Татарстанда төбәк чемпионаты 2017 елдан бирле үткәрелә. Җиңүчеләр һәрвакыт югары нәтиҗәләрен күрсәтте. Әйтик, 2020 елда төбәк чемпионатта җиңеп чыккан автотранспорт техникумы студентлары апрель аенда Магадан өлкәсендә милли чемпионат финалында катнаштылар. "Бульдозерда эшләү" компетенциясендә катнашучы "Осталык өчен" медальонын алды.