ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында һәм ведомство астында эшчәнлек алып баручы учреждениеләрдә онлайн форматта "Сорау-җавап" рәвешендә түгәрәк өстәл узды. Чара Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында оештырылды.
Министрлык хезмәткәрләре һәм тармак оешмалары хезмәткәрләре коррупциягә каршы тору мәсьәләләре турында фикер алышты. Сүз мәнфәгатьләр конфликтын җайга салуга, керемнәр, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр тутыру, билгеләнгән чикләүләрне һәм тыюларны үтәү турында барды. Бирелгән сорауларның барысына да тиешле җаваплар бирелде.
Фото: kron-cspsd.ru