Бүген Татарстанның төбәк юлларында 307 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Төнлә юлларда 209 берәмлек техника хезмәт күрсәтте. 4738 тонна тоз-ком катнашмасы сибелде.
Синоптиклар мәгълүматларына караганда, Татарстанда болытлы һава торышы көтелә. Юеш кар, юлларда бозлавык. Температура көндез 0-5˚ градус.
Авиация, тимер юл транспорты объектларында, Идел һәм Кама елгалары аша күперләрдәге юлларда хәлнең торышы яхшы.
Транспорт комплексы объектларында гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының тәүлек буе кизү торучы оператив хезмәтенә (843)291-91-91 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.