Горький тимер юлларында декабрь аенда поездлар хәрәкәтенең яңа расписаниесе

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Россия тимер юллары челтәрендә 2020/2021 елларга пассажир поездлары хәрәкәтенең яңа графигы гамәлгә кертелде.

Катлаулы эпидемиологик шартлар булуга карамастан, "Россия тимер юллары" холдингы төбәкләр арасында тотрыклы транспорт элемтәсен саклый һәм даими маршрутларны тәэмин итә. Горький тимер юлы чикләрендә ерак араларга йөрүче 107 пар поезд йөртү, шул исәптән 15 пар - тизйөрешле поездлар йөрү каралган.

Яңа графикта өч пар ике катлы поезд йөрүен дәвам итә: Мәскәү - Казан арасында 24/23 номерлы, Мәскәү - Ижевск  арасында 26/25 номерлы һәм  Мәскәү - Чәбаксар арасынңа  71/72 номерлы поездлар хәрәкәт итә.

Түбән Новгород - Кисловодск арасында йөрүче 99/100 номерлы һәм  Казан - Мәскәү арасында йөрүче 289/290 поездлары яңадан расписаниега кертелде. 

Поездларның барлык составларында да вируска каршы актив санитар эшкәртү чаралары күрелә. Дезинфекцияләү чаралары кулланыла һәм вагоннарда җыештыру еш үткәрелә. Ерак араларга йөрүче поездларның барлык вагоннары да заманча  ультрашәмәхә бактерияле лампалар белән һаваны вируслардан чистарту функциясе белән җиһазландырылган. Ерак араларга йөрүче поездларда пассажирларның температурасын үлчәү өчен контактсыз термометрлар кулланыла.

Поездларның хәрәкәт итү графигы турында тулырак мәгълүматны «Россия тимер юллары» ААҖ рәсми сайтының «Пассажирларга» бүлегендә һәм «Россия тимер юллары» ААҖ Бердәм мәгълүмати-сервис үзәгенең тәүлек буе эшләүче телефонында алырга була: 8(800) 775-00 (Россия буенча шалтырату түләүсез).

Фото: company.rzd.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International