Татарстанның Арча муниципаль районында Шушмабаш-Сәрдәбаш юлын капиталь төзекләндерделәр. «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 0 чакрымнан 6 чакрымга кадәрге юл ремонтланды.
Шулай ук һәр яктан 1,5 метр юл кырыйлары да ныгытылды, 1068 метр тимер барьер киртәләре, 251 сигнал баганасы, 130 юл билгесе куелды, горизонталь юл тамгасы төшерелде.
Моннан тыш, юл хезмәткәрләре Носа авылына таба баручы 760 м озынлыктагы юлны салдылар, шу лук вакытта Шушмабаш – Сәрдәбаш төбәк юлга чыгучы район юлын да карадылар. Шушмабаш-Сәрдәбаш төбәк автомобиль юлы 4 техник категория нормативы буенча 7 м киңлектә 2 яклы хәрәкәт итү юнәлешле итеп проектланган. Реконструкциянең генераль подрядчысы – «Татавтодор» АҖ, проектны «АгроТрансПроект институты» әзерләгән.
Милли проектлар Россиядә 2019 ел башыннан РФ Президенты Владимир Путинның указы нигезендә гамәлгә ашырыла.