22 ноябрьдән Татарстан территориясендә җәмәгать транспортында чикләүләр кертелә

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында видеоконференция режимында Татарстанның җирле үзидарә органнары һәм җәмәгать транспорты предприятиеләре җитәкчеләре белән киңәшмә булып узды.

22 ноябрьдән 18 яшьтән өлкәнрәк пассажирлар җәмәгать транспортында (җиңел машина һәм төбәкара маршрутлардан тыш), шәһәр җир өсте электр транспортында, метрода QR-кодларсыз яисә табиб биргән рәсми белешмәдән башка йөрү тыела. Әлеге чикләүләр шәһәр арасында хәрәкәт итүче  электричкаларга кагылмый.

Автовокзалларда, автостанцияләрдә шәһәр ара һәм районара маршрутларга (төбәкара маршрутлардан тыш) билетлар QR-код күрсәткәннән соң гына сатыла.

Җәмәгать транспортында QR-кодларны тикшерүгә килгәндә, киңәшмәдә түбәндәге мәгълүмат хәбәр ителде. Җәмәгать транспортында QR-кодлар билет сатканда тикшереләчәк. Ягъни, пассажир кондукторга QR-кодын күрсәтергә тиеш булачак. Әгәр таләпләр үтәмәгән очракта пассажирны транспорт чарасыннан төшерү күздә тотыла. Чикләүләр метрога да кагыла. Метро станцияләрендә QR-кодтан башка керү һәм йөрү тыела. Метрополитен станцияләрендә QR-кодларны турникет аша узганда тикшерәчәкләр.

Пассажирларның QR-кодын тикшерү тиешле җиһазлар ярдәмендә башкарылачак. Татарстан Республикасы Президенты кодларны санау һәм тану буенча тиешле техник җиһазларны сатып алуда пассажир йөртүчеләргә ярдәм итү турында карар кабул итте. Махсус җайланмалар чикләүләр гамәлдә булган дәвердә җәмәгать транспорты предприятиеләренә бушлай биреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International