«Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыруда Татарстан лидерлар исемлегенә керде

2021 елның 18 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген Мәскәүдә «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру буенча лидер төбәкләрнең башлыкларын бүләкләделәр.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко, РФ Президенты ярдәмчесе һәм РФ Дәүләт Советы секретаре Игорь Левитин, шулай ук РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин субъект җитәкчеләренә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырдылар.

Милли проектны тормышка ашыру кысаларында 2021 елда Россиянең 84 төбәгендә 16 мең чакрымга якын юл төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм салынган. Бүген федераль һәм региональ проект офислары составында 6 меңнән артык кеше, ә 2021 елда ремонтлау объектларында 3 меңгә якын подрядчы оешма җәлеп ителде.

Быел «Имин сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән 11 регионга бүләкләр тапшыру турында карар кабул ителде.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International