Октябрь аенда Татарстанда "Россия тимер юллары" ААҖ челтәрендә йөк төяү 1,4 млн.тонна тәшкил итте, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,9% ка күбрәк.
Агымдагы елның 10 аенда Татарстан Республикасында "Россия тимер юллары" ААҖ челтәрендә 12,2 млн.тоннадан артык йөк төялгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 4,9% ка кимрәк. Әйтик, 2021 елның 10 аенда 8,5 млн. тонна нефть һәм нефть продуктлары (2020 елның гыйнвар-октябрь вакыт аралыгына карата -4,9%), 697,2 мең тонна химия һәм минераль ашлама (-11,4%), 691 мең тонна сода һәм химикатлар (-2,3%), 482 мең тонна ашлык (+9,2%), 459,5 мең тонна кара металл калдыклары(+14,4%), 186,7 мең тонна төзелеш йөге (+8,8%), 176 мең тонна түп (-39,2%), 147,5 мең тонна мең тонна кара металл (-4,9%) һәм 58 мең тоннадан артык метиз (+32,1%) төялгән.