Россия автомобиль юллары терәк челтәренең интерактив картасы «Транспорт атнасы - 2021» күргәзмәсендә тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар сервисның эше белән таныштылар.
Автомобиль юлларының терәк челтәре Россия транспорт министрлыгы һәм Федераль юл агентлыгы тарафыннан ил субъектлары белән берлектә РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Андрей Белоусов йөкләмәсе нигезендә формалаштырылган.
Төп максатлар — территорияләрнең транспорт бәйләнешен арттыру, халык өчен транспорт хезмәтләренең үтемлелеген һәм сыйфатын тәэмин итү, шулай ук 2035 елга кадәр илне үстерүнең милли максатларына ирешү.
«Бүген автомобиль юллары терәк челтәренең гомуми озынлыгы — 138 мең чакрым», шуларның 62 меңе федераль магистральләр һәм 76 меңе төбәк трассалары", - дип билгеләде Росавтодор җитәкчесе урынбасары Игорь Костюченко.
“Терәк челтәр билгеләнгән критерийлар һәм субъектларның өч еллык юл эшчәнлеге программалары нигезендә, этаплап үсәчәк», - дип ассызыклады “Россия юллары" башлыгы Александр Бухтояров. Беренче этап 2024 елга кадәр, икенче этап — 2030 елга кадәр, өченче этапны 2035 елга кадәр гамәлгә ашыру каралган.