Агымдагы елда милли юл проекты кысаларында региональ юлларда йөк авырлыгын үлчәүне тикшерүнең 4 автоматлаштырылган пункты төзелде

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Татарстанда «Юл хуҗалыгын үстерүнең гомумсистема чаралары» региональ проекты буенча автоматлаштырылган пунктлар төзү дәвам итә. Әлеге проект «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Комплекс берничә системаны үз эченә ала. Алар транспорт чараларының йөк авырлыгын һәм зурлыгын билгеләүче, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның фото-видеофиксациясен, транспорт агымын күзәтергә тәэмин итәләр.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, комплексны гамәлгә кертү юл хәрәкәте иминлеген үстерү, юл һәлакәтләрен киметү һәм автомобиль юлларын чамадан тыш авыр йөк ташып таушалудан сакларга мөмкинлек бирә.

2019 елдан 2020 елга кадәр Татарстанда шундый сигез комплекс файдалануга тапшырылган. Агымдагы елда юлларда тагын дүрт комплекс гамәлгә кертелде.

Фотода: 2021 елда төзелгән Чистай - Аксубай - Норлат юлында контроль пункт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International