Теләче районында милли проект буенча М-7 «Идел» - Шәдке – Сауш -Шармаш юлының биш чакрымына капиталь ремонт ясалды

2021 елның 8 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның Теләче районында «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча М-7 «Идел» - Шәдке - Сауш - Шармаш юлы төзекләндерелде. Юлның 20,1 чакрымыннан 25,5 чакрымына кадәр капиталь ремонт ясалды.

Төзекләндерү эшләре юлның бу өлешендә 2019 елда башланган иде.

 

Юл ясаучылар 37 979 кв.м мәйданда югарычыдамлы ЩМА-10 асфальтбетоннан өске катлам салдылар һәм һәр яктан 1,5 метр озынлыкта юл кырыйларын ныгыттылар. Шулай ук хәрәкәт иминлеген тәэмин итү чараларын да үтәлде: 252 метр озынлыкта юл киртәләре, 159 сигнал баганасы, 44 яңа юл билгесе куелды һәм юлга тамгалар төшерелде.

М-7 «Идел» - Шәдке - Сауш - Шармаш төбәк автомобиль юлы 4 техник категория нормативы буенча 7 м киңлектәге 2 яклы кара-каршы хәрәкәтле юл буларак проектланган. Генераль подряд оешмасы - «Татавтодор» АҖ, проектлаучы –  «Агротранспроект институты» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять.

Быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 96,7 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары ремонтланачак. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International