Түбән Камада дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе хезмәткәрләре битлек кию режимының үтәлешен тикшерде.
Полиция хезмәткәрләре җәмәгать транспорты белән берлектә район оешмаларының автомобильләрен дә туктаттылар. Таләпләрне үтәмәүчеләргә тәртип саклаучылар штраф яздылар.
«Узган атнада РФ административ хокук бозулар кодексының 20.6.1 статьясы нормаларын бозу сәбәпле 78 кеше административ җаваплылыкка тартылды", - дип билгеләп үтте Россия эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама идарәсенең массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү бүлеге өлкән инспекторы Ксения Шәймәрданова.
Битлек режимын мәҗбүри рәвештә үтәүдән шәхси автомобиль хуҗалары гына азат ителгән.
Битлек режимын үтәүне тикшерү рейдлары хәзер даими үткәреләчәк. Полиция хезмәткәрләре игътибарына җәмәгать транспорты пассажирлары гына түгел, оешмалар карамагындагы автомобильләр дә тикшереләчәк. Нормаларны үтәмәгән өчен 30 мең сум күләмендә штраф салу каралган.