Татарстанда милли юл проекты буенча ремонтланган Түбән Каманың Ахтубинская урамы һәм Казанның Рауис Гәрәев урамы өстенлекле социаль объектлар дип танылды - алар икесе дә дәвалау учреждениеләренә илтүче юллар.
Агымдагы елда Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча гомуми озынлыгы 217,8 чакрым тәшкил иткән 94 объект ремонтланды. Финанслау суммасы 12,186 млрд. тәшкил итте.
Түбән Камада Ахтубинская урамы Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенә китерә. Капиталь ремонт вакытында биредә 1,7 чакрым озынлыкта яңа асфальт-бетон өслеге салынган, 255 юл билгесе урнаштырылган һәм 2 автопавильон куелган.
Казанда Рауис Гәрәев урамына капиталь ремонт 1,4 чакрым озынлыктагы участокта ясалган. Юлда эшләүчеләр ЩМА-11 югары сыйфатлы асфальт-бетон катнашмасыннан юлның өске катламын салганнар, тротуарлар, 4 транспорт тукталышы урынын төзегәннәр. Моннан тыш, 400 метр озынлыкта калайдан тотынып менү өчен киртәләр, 224 юл билгесе урнаштырганнар, 1900 метрдан артык юл озынлыгында яктылык кайтаргыч элементлы термопластика билгеләнгәннәр. Рауис Гәрәев урамында Республика балалар клиник хастаханәсе урнашкан.
Үткән ике елда милли юл проекты кысаларында Татарстанның 478 чакрымнан артык юлы яңартылган.
Фотода: Рәуис Гәрәев урамының төзекләндерелгән өлеше.