Казанда юллар салуның заманча технологияләре турында семинар узды

2021 елның 10 декабре, җомга

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Автомобиль юлларын цементбетонлы катламнан салуның заманча технологияләре» дип аталган фәнни-гамәли семинарда катнашты. Семинарны «Волгадорстрой» ҖЧҖ базасында Россиянең иң эре автомобиль-юл югары уку йорты - Мәскәү автомобиль-юл техник университеты (МАДИ) белгечләре үткәрде. 

Үзенең чыгышында Фәрит Хәнифов, цемент һәм бетон кулланып автомобиль юлларын төзү - транспорт инфраструктурасын үстерүнең иң перспектив юнәлешләренең берсе, дип билгеләп үтте.

"Бездә сыйфатлы цементбетонлы юллар төзүдә уңай тәҗрибә бар. Бүген технологияләр тагын да камилләштерелә. Шуңа күрә без цементбетонга күчәчәкбез, бигрәк тә авыр йөк ташыла торган юлларны төзегәндә бу әһәмиятле сорау. Өстәвенә, 1нче техник категорияле юлларны гына түгел, төбәк юлларын салганда да без моны искә төшерергә һәм үзләштерергә тиеш", - диде министр

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International