Татарстанның Биектау районында Коры Елга - Берновые Ковали автомобиль юлында транспорт хәрәкәте вакытлыча ябылды.
11 ноябрьдән 15 ноябрьгә кадәр 11нче чакрымдагы суүткәргеч торбасын ремонтлау сәбәпле хәрәкәт ябылды.
Урап узу өчен җирле әһәмият карамагында гомуми файдаланудагы автомобиль юллары тәкъдим ителә: Шигали авылы - Полевая урамы, 2нче Полевая, Лесная һәм Совет урамнары аша йөрергә мөмкин.
Урау урамнарда куелган юл билгеләре һәм маршрутның схемасы ТР юл хәрәкәте иминлеге идарәсе белән расланды. Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.