Бүген Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре идарәсенең метрополитендагы полиция бүлегенең патруль-пост хезмәте вәкилләре белән берлектә метро станцияләрендә битлек режимын үтәү буенча рейд үткәрделәр.
Платформага узар алдыннан фойеда метрополитен хезмәткәрләре пассажирларга саклану чараларын кию турында кисәтә. Мондый профилактика эшенең уңай нәтиҗәсе бар. Барлык пассажирларның да станциягә кергәндә дә, вагоннар барганда да битлекләре бар.
«Тукай мәйданы» метро станциясе башлыгы Диана Ибәтуллина сөйләвенчә, мондый рейдларны Казан метрополитенының табышлар һәм хәрәкәт итү хезмәте көн саен үткәрә. Ул билгеләп үткәнчә, соңгы ике айда «битлексез» булучыларның саны бармак белән генә санарлык. Бүгенге рейдта да өч сәгать эчендә бер генә хокук бозу очрагы теркәлгән. Җәмәгать транспортында битлек режимын саклау буенча тикшерү рейдларын Татарстанда санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту өчен даими рәвештә үткәрү планлаштырыла.