Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов «Транспорт мохите» икенче Бөтенроссия җәмәгать транспорты форумында катнашты.
Фәрит Хәнифов үзенең чыгышында Россия Федерациясендә модернизацияләү һәм технологик яңарту белән бәйле социаль-икътисади үзгәртеп коруларның уникаль һәм масштаблы проектлар гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.
Министр ассызыклаганча, җәмәгать пассажир транспорты-транспорт комплексының нигезе һәм Россиянең социаль-икътисади системасының мөһим өлеше.
Татарстанда җәмәгать транспорты паркы яңартыла, даими рәвештә пассажирлар йөртү өчен яңа автобус маршрутлары ачыла. Шулай итеп, «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты буенча Казан агломерациясенә газ ягулыгында 113 берәмлек автобус сатып алынган, шулардан 73 - 2020 елда һәм 40-2021 елда куллануга тапшырылган.
Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән 2018 елдан шәһәрара муниципаль маршрутлар буенча авыл транпортын субсидияләү программасы гамәлгә ашырыла, ул ике һәм аннан күбрәк торак пунктны тоташтыручы шәһәрара элемтәсен тәэмин итү өчен булдырылган.
Йомгаклап Фәрит Хәнифов Казан шәһәрен «Транспорт мохите» форумын даими үткәрү урыны итеп сайларга тәкъдим итте.