Быел Горький тимер юлында 200 километрга якын ялгауларсыз тимер юл салынды

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

2021 елда Горький тимер юлларында ремонт эшләре барышында 199,8 чакрым ялгауларсыз тимер юлы салынган. Шулай ук, 229,7 чакрым юлда капиталь ремонт ясалган, 103 комплект күчерү уклары алыштырылган.

Хәзерге вакытта Татарстанда Коркачык – Арча, Киров өлкәсендә Коса – Фаленка, Удмуртиядә Бугрыш – Сарапул, Түбән Новгород өлкәсендә Пильна – Княжиха һәм Мордовиядә Кемля – Ужовка арасындагы юлларны капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнеп килә.  Юлларны ремонтлау тимер юлларда пассажирлар ташу куркынычсызлыгын тәэмин итүгә һәм поездлар хәрәкәте тизлеген арттыруга юнәлтелгән.

Фото: kianews24.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International