Россия буенча «Имин һәм сыйфатлы юллар» онлайн-олимпиадасы бара

2021 елның 10 ноябре, чәршәмбе

Учи.ру белем бирү платформасында юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү буенча «Имин юллар» Бөтенроссия онлайн-олимпиадасы бара.

Ул 1 ноябрьдә башланды һәм чарага Россиянең 85 субъекты, шул исәптән Татарстан Республикасыннан 1-9 сыйныф укучылары да кушылды.

Чара «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында оештырылды.

Олимпиадада катнашу түләүсез. Моның өчен онлайн-платформада теркәлергә шәхси кабинеттан бәйге битенә күчәргә кирәк. Биремнәрне үтәр алдыннан күнегүләр узарга мөмкин.

Бөтенроссия юл хәрәкәте онлайн-олимпиадасы икенче ел рәттән үткәрелә. Узган елда 85 регионнан 1-4 сыйныф укучылары 2,2 млн. бала катнашкан иде.

Олимпиада 19 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Биремнәрне өйдә мөстәкыйль рәвештә яки ата-аналар белән бергә үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International