Милли проект буенча Арча районы Курса-Почмак авылына юл салынды

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанның Арча муниципаль районында Курса-Почмак торак пунктына 1,6 км озынлыкта юл салынды. Юл салу эшләре «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында башкарылды. Хәзер авыл халкы Арча – Сиза региональ юлына чыга ала.

Реконструкция барышында 6 м киңлектәге 2 яклы хәрәкәт юлында асфальт-бетон салу эшләре башкарылды.

Авыл халкы үтенече буенча юл мәчеткә һәм авыл клубына кадәр озынайтылды. Шулай ук фермер хуҗалыгына керү юлы ясалды һәм яңа гофрлы су үткәргече торбасы да төзелде.

Моннан тыш, салынган яңа  юлның кырыйлары ныгытылды, 2 ясалма тизлекне киметүче каршылык, 54 юл билгесе, 26 сигнал баганасы урнаштырылды һәм юл аша  җәяүлеләр тамгасы төшерелде. Биредә ел дәвамында мәктәп автобусы йөрү дә каралды.

Реконструкциянең генераль подряд оешмасы «Татавтодор» АҖ, проектны  «Татдорпроект» Институты АҖ эшләде.

Россиядә милли проектлар Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның май аенда имзаланган фәрманы нигезендә 2019 ел башыннан бирле гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International