Хәзер республиканың региональ юлларында 210 берәмлек кар чистарту техникасы эшли. Ашыгыч очракта техника саны арттырылачак, юлларга 4 мең тоннага якын тоз-ком катнашмасы сибелде.
Тимер юл транспорты штат режимында эшли. «Казан», «Бигеш» һәм «Бөгелмә» аэропортларында һава шартларына бәйле рәвештә рейслар тоткарланмады.