Татарстанның «ЮВТ АЭРО» авиакомпаниясе Казаннан Белгородка очышларны яңартты.
Рейслар дүшәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә бар:
- дүшәмбе Казаннан 19:00 сәгатьтә, Казанга кайту рейсы - 21:50 сәг.
- пәнҗешәмбе Казаннан 23:25 сәгатьтә, Казанга кайту рейсы - 02:05 сәг.
Юлда 2 сәгать вакыт уза. Һәр аэропорт өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Авиакомпания сайтында авиабилетлар сатып алган очракта, Казан-Белгород авиабилетының бәясе 4590 сум тәшкил итә.
Рейслар турында тулырак белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында укырга мөмкин: http://uvtaero.ru