Агымдагы елда Казан вокзалларында 1400дән артык сәламәтлеге чикләнгән пассажирларга ярдәм күрсәтелгән

2021 елның 16 ноябре, сишәмбе

2021 елның гыйнвар-октябрь айларында Горький магистраленең вокзал комплекслары территориясендә 13,5 меңнән артык хәрәкәтләнүдә авырлык кичерүче пассажирларга махсус ярдәм күрсәтелгән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25% ка югарырак күрсәткеч.

Ярдәм итү үзәгенә гаризалар Киров (2918 кеше), Түбән Новгород (2597), Казан (1404) һәм Ижевск (1036) тимер юл вокзаллары пассажирларыннан килгән.

Агымдагы эпидемиологик шартларны исәпкә алып хезмәт күрсәтү барлык саклык чараларын үтәп оештырыла.

Тимер юл вокзалларында физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен компания хезмәткәрләре аларны транспортка озатып кую һәм күчмә составка илтү буенча түләүсез ярдәм итәләр, шулай ук багаж ташу буенча хезмәт күрсәтелә.

Тимер юл вокзалларында ярдәм күрсәтүгә гариза 8 (800) 775-00-00 (доб.) телефоны буенча кабул ителә. Гаризаны сәяхәткә барыр алдыннан өч тәүлек кала, әмма 24 сәгатьтән дә ким булмаган вакыт аралыгында шалтыратырга кирәк

Тулырак мәгълүмат "Россия тимер юллары" ААҖ сайтында укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International