Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2021 елда Татарстанда юл эшләре Программасын үтәү нәтиҗәләренә һәм юл оешмаларының кышкы шартларда эшләүгә әзерлегенә багышланган брифинг булып узды.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, 20 октябрьдән федераль һәм төбәк юлларда тәүлек буе кизү тору эше оештырылган.
Төбәк автомобиль юлларын карап тоту өчен 9 генераль подрядчы оешма җавап бирә. Юл оешмалары карамагында ГЛОНАСС системасына тоташтырылган 1157 махсус техника бар.
Бу 316 катнаш юл машинасы, 140 автогрейдер, 117 ротор һәм 497 берәмлек техника – экскаваторлар, бульдозерлар һәм тракторлар. Кышын юлларны карап тоту өчен бозлавыкка каршы 52 материал базасы, 67 җылы стоянка һәм кизү торучы эшчеләр һәм машина йөртүчеләр өчен җайланган 59 бина әзерләнде.
Шулай ук бозлавыкка каршы материаллар да әзер: 395 мең тонна то--ком катнашмасы (20% тоз), 79 мең тонна техник тоз.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы карамагында булган «Главтатдортранс» оешмасының оператив хезмәте тәүлек буе эшли: тел.8 (843) 291-91-91, бу номерга Татарстанның транспорт комплексы торышы буенча барлык мәгълүматны хәбәр итәргә мөмкин.