Бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов шул хакта сөйләде. Брифинг 2021 елда Татарстанда юл эшләре Программасын үтәү нәтиҗәләренә һәм юл хезмәте оешмаларының кышка әзерлегенә багышланган иде.
Министр Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча төбәк һәм өч эре агломерация - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә, гомуми озынлыгы ике мең ярымнан артык булган юллар ремонтланганын кабатлап үтте. Фәрит Хәнифов үзенең чыгышында, Татарстанда милли проект кысаларында 2021 елның юл эшләре тулы күләмдә башкарылды, дип ассызыклады.
Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы быел да «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләре буенча иң яхшы күрсәткечләргә иреште. 84 регионга истәлекле дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.