Бүген Татарстанда җәмәгать транспортында өстәмә таләпләр кертелде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы җәмәгать транспортында пассажирлар йөртүне гамәлгә ашыруда өстәмә таләпләр кертелде. Карар мәҗбүри эпидемиологик вәзгыять белән бәйле.

Халыкның иминлеген тәэмин итү максаты белән QR-кодларны тикшерү өчен Татарстан республикасы Президенты күрсәтмәсе нигезендә техник чараларны җәмәгать тарнспорты хезмәткәрләренә тараттылар.  

Республика штабы оператив рәвештә барлык мәсьәләләрне тиз арада карый, Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында кайнар линия эшли - 8(843) 291-90-13.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан хәзерге вакытта 4133 документ бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International