Милли проект буенча Теләче районында Казан-Шәмәрдән юлы төзекләндерелде

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Татарстанның Теләче районында Казан-Шәмәрдән юлы төзекләндерелде. «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты кысаларында 82 чакрымнан 83,4 чакрымга кадәр юл аралыгында төзекләндерү эшләре башкарылды.

Казан – Шәмәрдән төбәк автомобиль юлы 3нче техник категория нормативы буенча 8 м киңлектәге 2 яклы хәрәкәт итү юлы итеп проектланган. Ул республиканың Саба, Теләче һәм Питрәч районнарын Казан белән тоташтыра. Юл аша муниципальара һәм мәктәп автобус маршрутлары уза.

Төзекләндерелгән юл аралыгында юл хезмәткәрләре гамәлдәге асфальт-бетон катламын фрезерлау эшләрен башкардылар, яңа ГОСТ (А16НТ) буенча вак  асфальт-бетон катнашмасыннан тигезләү катламын һәм ЩМА-8 югары ныклы вак таш-мастик асфальтбетоннан өске катламын җәйделәр. Шулай ук һәр яктан юл кырыйларыннан 2шәр метр аралыкны ныгыттылар, 136 метр тимер барьер киртәләре урнаштырдылар һәм юл тамгасын ясадылао.

Эшләрнең генераль подряд оешмасы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проекты буенча 96,7 чакрым төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары ремонтланачак. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив хәлгә китереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International