Иртәгә Мәскәүдә «Россия транспорты 2021» күргәзмә-форумы эшли башлый

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

16 ноября 2021 года в Москве в Гостином дворе начинает работу XV Международная выставка-форум «Транспортная России 2021».

2021 елның 16 ноябрендә Мәскәүнең Кунак ишегалдында «Россия транспорты 2021» XV Халыкара күргәзмә-форумы эшли башлый.

Күргәзмәдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Федерациясе транспорт министры Виталий Савельев, федераль һәм төбәк дәрәҗәсе закон чыгару һәм башкарма хакимият вәкилләре, профильле федераль һәм чит ил агентлыклары һәм ведомстволары, эре транспорт компанияләре, финанс оешма җитәкчеләре катнашачак.

2021 елда «Россия транспорты» Халыкара күргәзмәсе экспозициясе 3700 кв м мәйданда үзачак

Биредә тимер юл, автомобиль, авиация, диңгез һәм елга транспорты, юл хуҗалыгы өлкәсендәге аеруча әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыру барышы күрсәтеләчәк.

Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы быел да күргәзмә экспозициясендә катнаша. Анда Татарстанның юл-транспорт тармагының төп казанышлары тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International