Татарстан Президенты Горький тимер юлының яңа җитәкчесе белән очрашты

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Горький тимер юлы – «РЖД» ААҖ филиалы башлыгы Сергей Дорофеевский белән очрашты. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.

Алдан хәбәр иткәнчә, Сергей Дорофеевский Горький тимер юлы башлыгы итеп 2021 елның 20 октябрендә билгеләнгән иде.

Очрашуда катнашучылар Татарстан һәм Горький тимер юлы хезмәттәшлеге, шул исәптән йөк һәм пассажирлар ташу өлкәсендә хезмәттәшлек итү, шулай ук республика территориясендә эре инфраструктура проектларын үстерү турында фикер алыштылар.

«Татарстан һәм Горький тимер юлы стратегик партнерлар булып тора. Сезгә, һичшиксез, Юдинога килергә кирәк. Бистәнең 100 еллыгына без спорт һәм социаль-мәдәни объектлар инфраструктурасын үстерү буенча зур эш башкардык", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Очрашуда Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International