30 ноябрьдән Татарстанның "ЮВТ АЭРО” авиакомпаниясе Казан – Пермь - Салехард юнәлеше буенча рейсларны яңарта. Очкыч атнага ике тапкыр сишәмбе һәм җомга көннәрендә түбәндәге расписание буенча хәрәкәт итәчәк:
Казаннан китү вакыты 07:10 – Пермь аэропортына 10:05 – утыра, Пермьнән китү вакыты: 10:50- Салехард аэропортына 13:05 төшә.
Салехардтан - 14:00сәг. кузгала - Пермь аэропортына 16:10 утыра, Пермьнән 16:55 сәгатьтә китә, Казанга 15:55 кайтып җитә. Һәр шәһәр өчен җирле вакыт күрсәтелгән.
Маршрутта Канада Бомбардье CRJ-200 авиалайнерлары җәлеп ителгән, салонга максималь пассажир сыйдырышлыгы – 50 кеше.
Авиабилетларны авиакомпаниянең сайтында сатып алган очракта Казаннан Салехардка очу бәясе - 8 590 сум, Пермьнән Салехардка - 6 696 сум. Авиабилетлар сатып алу хәзерге вакытта мөмкин.
Рейслар турында белешмә һәм өстәмә мәгълүматны авиакомпания сайтында алырга була: http://uvtaero.ru