ТР Министрлар Кабинетының 2021 елның 17 ноябрендә имзаланган 1099 нчы номерлы карары нигезендә «Социаль карта» АҖ рәсми сайтында ташламалы транспорт карталары буенча мәгълүмат алу өчен social-card.ru хезмәте эшли башлады.
Ташламалы транспорт картасына ия булган 60 яшьтән өлкәнрәк барлык пассажирлар карта турында мәгълүматны шушы хезмәт аша тикшерә алалар.
Махсус бүлектә картаның номерын җыярга кирәк һәм тиешле мәглүмат экранда хәбәр буларак барлыкка киләчәк, әгәр чикләүләр юк икән - «Карта активна» дигән язуы булачак.
Әгәр дә «Карта заблокирована» (пассажирның COVID-19 вакцинация турында QR-код сертификаты булып та) дигән язу барлыкка килгән очракта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгына шалтырату сорала: телефон +7(919)693−05−43.