Татарстан Республикасы сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстанның агробизнес кадрларын әзерләү институтын гамәлгә куючылар ярдәме белән Татарстан Республикасы коррупциягә каршы тору буенча иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең V советы узды. Очрашуда галимнәр һәм белгечләр, депутат, эшмәкәр, дәүләт органнары вәкилләре һәм иҗтимагый берләшмә җитәкчеләре, шул исәптән Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре дә катнашты.
Совет барышында «Икътисади куркынычсызлыкны тәэмин итү системасында коррупциягә каршы тору» Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
Дискуссиядә коррупциягә каршы көрәш һәм профилактика проблемалары, шулай ук коррупциягә каршы тәрбия алып бару турында фикер алыштылар.
Совет йомгаклары буенча Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнарына коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшне яхшырту буенча тәкъдимнәр төзеләчәк һәм җибәреләчәк. Моннан тыш, конференциянең фәнни-гамәли материаллары җыентыгын әзерләү һәм чыгару планлаштырыла.