Татарстанда милли юл проектын гамәлгә ашыруда яңа технологияләр кулланылды

2021 елның 29 ноябре, дүшәмбе

2021 елда «Имин һәм сыйфатлы юллар» милли проектының барлык объектларында Россия юллары фәнни-тикшеренү институтының («РОСДОРНИИ») яңа һәм иң яхшы технологияләр реестрыннан яңа материаллар файдаланылды.

Эш 94 юл төзелеше объектында башкарылды. Шул ук вакытта яңа технологияләр куллануның максатчан күрсәткече 30% тәшкил итте. 

Яңа технологияләр Казан агломерациясендә - 23, Яр Чаллыда - 8, Түбән Камада-4, региональ челтәрнең 59 объектында кулланылды.

2022 елда Татарстан Республикасында «Имин сыйфатлы юллар» милли проекты объектларында шулай ук «РОСДОРНИИ» реестрыннан яңа һәм иң яхшы технологияләрне куллану планлаштырыла. Бу чараларның барысын да үтәү республика автомобиль юлларының транспорт-эксплуатация күрсәткечләре күтәрү максатына ирешү күздә тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International