12 декабрьдән якын шәһәрләр арасында хәрәкәт итүче 10 поездның йөрү тәртибе үзгәрә

2021 елның 7 декабре, сишәмбе

"Компрессор" тукталышы тимер юллары кисешкән урында юлларны ябу сәбәпле  12 декабрьдән якын шәһәрләр арасында хәрәкәт итүче ун поездның йөрү тәртибе үзгәрә:

№ 6401 Шәмәрдән - Казан (04:18 кузгала, 06:36 килә);

№ 6405 Арча – Казан (06:41 кузгала, 08:28 гә килә);

№ 6410 Казан - Арча (21:14 кузгала, 23:06 сәгатьтә килеп җитә);

№ 6420 Казан - Кукмара (06:04 кузгала, 08:57 килә);

№ 6422 Казан - Сосновка (07:54 кузгала, 11:24 килә);

№ 6425 Кукмара - Казан (12:06 кузгала, 15:04 сәгатьтә килеп җитә);

№ 6428 Казан - Сосновка (16:23 кузгала, 19:55 килә);

№ 6431 Сосновка - Казан (17:39 кузгала, 21:13 килә);

№ 6926 Казан - Кизнер (16:14 кузгала, 19:28 килеп җитә);

№ 6301 Казан - Зөя утрау-шәһәрчеге (Свияжск) (06:38 кузгала, 07:47 килә).

Барлык маршрутлар буенча тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны аша (тәүлек буе эшли), "Россия тимер юллары Пассажирларга" мобиль кушымтасында, кассаларда һәм тукталыш пунктларында урнаштырылган мәгълүмат стендларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International