«Казан» аэропортында тактик-махсус өйрәнүләр үткәрелде

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропортында авария-коткару командасы һәм инженер-техник хезмәт вәкилләре комплекслы өйрәнүләр үткәрде. Ул мөстәкыйль рәвештә хәрәкәт итә алмаган һава судносын очу кырыннан эвакуацияләүгә багышланган иде.

Аэропортта һавага күтәрелгәндә читкә тайпылган Boeing 737 һава судносында 50 пассажир һәм 5 экипаж әгъзасы бар. Самолеттан ярдәм сорау хәбәре җибәрелә.  Очышлар җитәкчесе "Гадәттән тыш хәл - яшел код" сигналын игълан итә, җыелу урынын ишарәли һәм барлык оператив хезмәтләргә беренчел ашыгыч мәгълүматны тапшыра.

Барлык бүлекчәләр вакытында җыелу урынына туплана. Авиация куркынычсызлыгы хезмәткәрләре читтән килгән көчләрне һәм чараларны каршылый һәм озата бара.

Һава судносын буксирлау өчен җайланмалар һәм очу кырыннан эвакуация эшләре башкарыла.

Әлеге өйрәнүләр оператив хезмәтләрнең йөкләнгән вазифаларын башкаруга әзерлек дәрәҗәсен ачыкларга һәм бәяләргә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International