Мәскәүдә Россия юл фәнни-тикшеренү институты оештырган «Юл тармагында инновацияләр үсеше» конференциясе узды.
Чарада Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашты. Алар республика юлларында яңа һәм инновацион материаллар һәм технологияләр куллану тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
Министрлык яңа һәм яхшы технологияләрне өзлексез эзләү һәм куллану белән шөгыльләнә. Моның өчен ел саен яңа материалларны сынау эше үткәрелә. Дүрт ел эчендә мондый сынау эшләре республиканың 110 юл төзелеше объектында башкарылган. 2021 елда 14 объектта 24 яңа технология кертелде.