28 нче майга республикада автомобиль юлларының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2013 елның 28 мае, сишәмбе

      Узган тәүлектә федераль юлларда һәм төбәк юлларында автотранспорт хәрәкәтенә чикләмә булмады. Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы метеостанцияләре мәгълүматлары буенча бүген республикада аязучан болытлы һава көтелә, җил төньяк-көнчыгыштан 3-7 м/с тизлектә. Температура көндез +22+24 градус, төнлә +12+15 градус.

       ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ мәгълүматы буенча, узган тәүлек эчендә 22 юл-транспорт һәлакате булган, һәлак булучылар юк, 29 кеше төрле тән җәрәхәте алган.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International