Октябрьнең соңгы декадасында шәһәр яны поездларында өч йөздән артык битлек режимын бозучы ачыкланган

2021 елның 3 ноябре, чәршәмбе

21 октябрьдән «Содружество» шәһәр яны пассажир компаниясе шәһәр яны поездларында эпидемиологик хәлнең начараюы сәбәпле, битлек режимын үтәүне контрольдә тоту көчәйтелде. Компания хезмәткәрләре транспорт полициясе һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләре белән берлектә даими рейдлар оештыралар. Мондый тикшерүләр барышында октябрьнең ун көнендә өч йөздән артык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәмәү очрагы ачыкланды, 293 кисәтү ясалды, 11 беркетмә төзелде. Кагыйдә бозучыларга административ штраф яный.

Исегезгә төшерәбез, ТР Министрлар Кабинетының 2020 елның 10 маендагы 374 номерлы карары нигезендә, 2020 елның 12 маеннан башлап шәһәр яны поездларында битлекләрсез йөрү тыела. Транспорт инфраструктурасы объектларында булу өчен гражданнарга шәхси саклану чараларыннан файдаланырга кирәк.

2021 ел башыннан бирле шәһәр яны поездларында 386 тикшерү үткәрелде, хокук бозулар турында 83 беркетмә төзелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International