Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты 2021 елның 31 октябреннән 2022 елның 26 мартына кадәр авиаташуларны кышкы расписание буенча башкара.
Халыкара линияләрдә Татарстан һәм якын төбәкләр халкына Мисыр курортларына рейсларның масштаблы программасы тәкъдим ителә. Хургада һәм Шарм-эш-Шейхка «Аэрофлот», «Россия», «Сибирь» (S7), Royal Flight, AZUR air, Red Wings, Nordwind Airlines һәм Air Cairo авиакомпанияләре очачак.
Шарджа һәм Дубайга «Уральские авиалинии», Royal Flight, AZUR air, flydubai һәм «Аэрофлот» авиаташучылар үзләренең кышкы программаларын тәкъдим итә.
Минскка рейсларны Belavia авиакомпаниясе бу кышны атнага ике тапкыр башкарырга планлаштыра.
Wizz Air авиакомпаниясенең Будапештка очулар санын арттыру өстендә эш алып барыла.
Март ахырына кадәр трансатлантик очышлар Доминиканга очыш программасы белән тәкъдим ителгән – Ла-Роман һәм күптән түгел ачылган Пунта-Кана шәһәрләренә. Рейслар билгеле бер даталар буенча, айга уртача 3 тапкыр башкарылачак.
Истанбулга Turkish Airlines, Nordwind Airlines һәм «Победа» авиакомпанияләренең күп очышлары сакланачак. Антальяга рейслар Royal Flight, Nordwind Airlines, AZUR air, Red Wings һәм «Уральские авиалинии» авиакомпанияләре тарафыннан тәкъдим ителгән.
«Казан» аэропортының маршрутлар челтәренең җитди үсеше БДБ илләренә рейслар хисабына да көтелә. Шулай итеп, Казахстанның Qazaq Air авиакомпаниясе Актобе – Казан - Актобе маршрутын үстерүне дәвам итә.
Кышкы чорда эчке юнәлешләрдә «Аэрофлот» авиакомпаниясе Сочига һәм Симферопольгә атнага 5 һәм 3 очыш башкара башлаячак. Шулай ук маршрутларда «Победа», «ЮВТ АЭРО», Nordwind Airlines, Red Wings һәм Pegas Fly авиакомпанияләре эшләячәк.
Гыйнвар аенда Pegas Fly Казаннан Грозныйга яңа рейс ача.
Nordwind Airlines Калининградка очышлар санын атнага өч тапкырга арттыра. Моннан тыш, әлеге маршрутка Брянскида арадаш утыру белән «РусЛайн» авиакомпаниясе ярдәм итә.
Казан - Мәскәү маршрутында кышкы сезонда тәүлегенә 20-25 рейс башкарылачак (конкрет айга карап). Бу узган елның шул ук күрсәткеченнән артып китә.
Авиабилетларны аэропортның kazan.aero рәсми сайтында «Билет сатып алырга» сервисы ярдәмендә һәм «Казан» аэропортының мобиль кушымтасында сатып алырга мөмкин.