Юл төзүчеләр куркынычсызлык өчен яктылыкны кире кайтаручы элементлар төшерелгән махсус киемдә эшлиләр

2021 елның 1 ноябре, дүшәмбе

Ел саен Татарстанда юллар җәяүлеләр өчен куркынычсызрак була бара. Моңа җәяүлеләр инфраструктурасын камилләштерү, җәяүлеләр өчен кичү юлларын төзү, транспорт агымнарын бүлү, юл тамгалары һәм яктырту җайланмалары ярдәм итә.

Республика территориясендә автомобиль юлларын яңарту интенсивлыгы елдан-ел арта. Шуңа күрә юл оешмалары куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж үткәргәннән соң һәм кирәкле юл билгеләрен һәм киртәләрне урнаштырганнан соң гына эшкә керешәләр.

Юл оешмалары җитәкчеләре юл эшчеләренең яктылыкны кире кайтаручы элементлар төшерелгән махсус киемнәр куллануларына аеруча игътибар бирәләр. Хезмәтне саклау өчен җаваплылар юл төзүчеләр тарафыннан шәхси саклану чараларын дөрес куллануны даими контрольдә тоталар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International