31 октябрь - Автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре көне

2021 елның 31 октябре, якшәмбе

Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов транспорт тармагы хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлый:

Хөрмәтле автомобиль һәм шәһәр пассажир транспорты хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!

Безнең тормыш эшчәнлеге күбесенчә транспорт тармагының ышанычлы эшенә бәйле. Ел саен Татарстанда социаль өлкә, мәгариф учреждениеләре, сәнәгать предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итеп шәһәр электр һәм автомобиль транспорты белән йөзләгән миллион пассажирга хезмәт күрсәтелә.

Татарстанда халыкның транспорт белән тәэмин ителешенә зур игътибар бирелә. Бүген республиканың пассажир автотранспорт предприятиеләре 700дән артык маршрутка хезмәт күрсәтә, шул исәптән 163е - муниципальара.

Без ел саен үз алдыбызга республиканың транспорт тармагын яхшырту өчен яңа бурычлар куябыз. Бу - Казан янындагы зур зонаны, тимер юл вокзалларын, метрополитен белән эре транспорт-күчеп утыру төеннәрен үз эченә алачак боҗралы тимер юл элемтәсен оештыру проектын тормышка ашыру, шул исәптән экологик автобуслар, троллейбуслар һәм трамвайлар белән хәрәкәт составын яңарту юлы белән җәмәгать транспортын модернизацияләү.

Хөрмәтле хезмәттәшләр һәм транспорт тармагы ветераннары, сезне чын күңелдән бәйрәм белән котлыйм! Сезгә киләчәктә дә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International