29 октябрьдән Татарстан территориясе буенча шәһәр яны поездларында йөрү өчен кайбер абонементларны рәсмиләштерү вакытлыча туктатыла

2021 елның 29 октябре, җомга

29 октябрьдән техник сәбәпләр аркасында Татарстан территориясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен түбәндәге төр абонемент билетларын рәсмиләштерү туктатыла:

- Казан - Воробьевский маршруты буенча бер айга көн саен йөрү өчен;

- Казан - Албаба маршруты буенча бер айга көн саен йөрү өчен;

- Свияжск - Казан маршруты буенча бер айга көн саен йөрү өчен;

- Паратск - Казан маршруты буенча бер айга көн саен йөрү өчен;

- Свияжск - 804 км т. п. маршруты буенча бер айга көн саен йөрү өчен;

- Паратск - 804 км т. п. маршруты буенча бер айга көн саен йөрү өчен.

«Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе кассаларында түбәндәге юнәлешләргә абонемент билетларын сату дәвам ит:

- Казан - Арча маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2688 сум тора;

- 774 км т. п. - 804 км т. п. маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 1196 сум тора;

- Яшел Үзән - Свияжск маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 952 сум тора;

- Яшел Үзән - Свияжск маршруты буенча бер ай эш көннәрендә йөрү өчен 882 сум тора.

Абонементлар белән беррәттән махсус тариф буенча түбәндәге юл йөрү билетлары да гамәлдә:

- «көн саен» бер айга;

- «эш көне» бер айга;

- «көн саен» 10 һәм 15 көнгә;

- «көн саен» 2 һәм 3 айга;

- «көн саен» 20 һәм 25 көнгә;

- «эш көне» 2 һәм 3 айга.

Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе кассаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International