ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2022-2024 елларда шәһәр яны тимер юлларында пассажирлар ташуны оештыру буенча конкурс узды

2021 елның 29 октябре, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында 2022-2024 елларда Татарстан Республикасы территориясендә шәһәр яны тимер юл транспортында халыкка хезмәт күрсәтүне оештыру буенча ачык конкурс кысаларында конвертлар ачу процедурасы узды.

Конкурс документлары 2022, 2023 һәм 2024 елларда шәһәр яны тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне оештыруны күздә тота. Конкурста Казан - Арча - Кизнер, Казан - Волжск, Казан - Канаш, Казан - Албаба - Буа, Казан - Свияжск, Казан - Йошкар-Ола, Ижевск - Әгерҗе - Яр Чаллы - Түбән Кама, Алнаши - Әлмәт һәм Казан - Аэропорт шәһәр яны юнәлешләре уйнатылды.

Конкурс нәтиҗәләре закон нигезендә 20 эш көне эчендә ясалачак һәм ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында басылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International