Чистай – Түбән Кама төбәк юлының 2,2 км озынлыктагы участогында ремонт эшләре төгәлләнде

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча Татарстанның Түбән Кама муниципаль районында Чистай - Түбән Кама юлының 73,7 км дан 75,9 км га кадәр участогы төзекләндерелде.

Ремонт барышында юл эшчеләре югары чыдамлыкка ия ЩМА-16 асфальт-бетон катламын җәйделәр, трасса күчәрен торгыздылар һәм беркеттеләр, һәр яктан 1,5 метр юл кырыйларын ныгыттылар. Шулай ук хәрәкәт иминлеген тәэмин итү буенча чаралар үтәделәр: 17 юл билгесе, 20 сигнал баганасы куелды һәм юл тамгасы төшерелде.

Чистай - Түбән Кама төбәк автомобиль юлы III техник категория нормативы буенча 2 хәрәкәт полосасы һәм 8 м киңлектәге транспорт йөрү өлеше белән проектланган.

Эшләрнең генераль подрядчысы - «Татавтодор» АҖ.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстанда «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча 96,7 км төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары ремонтланачак. Нәтиҗәдә юлларның 48,2% норматив халәткә ирешәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International