25 октябрьдән Татарстан территориясендә шәһәр яны поездларында йөрү өчен яңа төр абонемент билетлары кертелде:
- Яшел Үзән - Свияжск маршруты буенча бер ай эш көннәрендә йөрү өчен 882 сум тора;
- Казан - Воробьевский маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2688 сум тора;
- Казан - Албаба маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2688 сум тора;
- Свияжск - Казан маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2120 сум тора;
- Паратск - Казан маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2120 сум тора;
- Свияжск - 804 км т. п. маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2120 сум тора;
- Паратск - 804 км т. п. маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2120 сум тора.
Шулай ук түбәндәге абонемент билетлары да гамәлдә:
- Казан - Арча маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 2688 сум тора;
- 774 км т. п. - 804 км т. п. маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 1196 сум тора;
- Яшел Үзән - Свияжск маршруты буенча бер ай көн саен йөрү өчен 952 сум тора.
Абонементлар белән беррәттән махсус тариф буенча түбәндәге юл йөрү билетлары да гамәлдә:
- «көн саен» бер айга;
- «эш көне» бер айга;
- «көн саен» 10 һәм 15 көнгә;
- «көн саен» 2 һәм 3 айга;
- «көн саен» 20 һәм 25 көнгә;
- «эш көне» 2 һәм 3 айга.
Тулырак мәгълүматны 8 (937) 625-04-33 телефоны буенча (тәүлек буе) һәм «Содружество» АҖ шәһәр яны пассажир компаниясе кассаларында алырга мөмкин.