Кайбыч районында Олы Кайбыч - Камыл автомобиль юлы буенча йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча чикләнә

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Татарстанның Кайбыч районында төбәк әһәмиятендәге Олы Кайбыч – Камыл автомобиль юлы буенча йөк транспорты хәрәкәте вакытлыча туктатылды.  

Торым авылында Күбән елгасы аша күпернең авария хәлендә булуы сәбәпле, 27 октябрьдән авария-торгызу эшләре тәмамланганчы хәрәкәт туктатылды.

Машина йөртүчеләрне юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан планлаштыруларын сорыйбыз.

Фото: big-rostov.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International