Бүген ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов эш визиты белән «Алабуга автомобиль заводы» җитештерү берләшмәсендә булды. Министр белән бергә заводка Татарстанның һәм башка төбәкләрнең әйдәп баручы юл һәм проект оешмалары, «Главтатдортранс» ДКУ, КДАТУ җитәкчеләре һәм юл төзүчеләр килде.
Очрашу барышында делегация әгъзалары юл-төзелеш техникасы җитештерү территориясендә экспозицияләрне карап чыктылар. «Алабуга автомобиль заводы» җитештерү берләшмәсе» АҖ генераль директоры Камил Галимов сүзләренә караганда, предприятие Татарстанда машина төзелеше үсешенә зур игътибар бирә. Куәтле матди-техник база, җайга салынган логистика, тармаклы дилерлар челтәре, югары квалификацияле белгечләр сыйфатлы продукция, шул исәптән юл-төзелеш техникасы җитештерү мөмкинлеге бирәләр, шулай ук 2011 елда ук «ЕлАЗ җитештерү берләшмәсе» АҖ Европа дәрәҗәсендәге яңа техника - «ELAZ-BL» экскаватор-төягечен җитештерүне үзләштергән. Бу чорда 1000нән артык техника җитештерелгән. Агымдагы елда предприятие махсус юл техникасының модель рәтен киңәйтергә карар кылган һәм ELAZ2021 автогрейдерын һәм D20 чылбырлы бульдозерын чыгару буенча яңа җитештерүне эшләтеп җибәргән. Бүген конвейердан беренче чылбырлы бульдозер D20 чыкты. Киләсе елга, Камил Галимов хәбәр иткәнчә, ай саен 4 автогрейдер һәм 10лап чылбырлы бульдозер чыгару планлаштырыла.
ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, бүген илдә дә, Татарстанда да юл төзелеше зур темплар белән бара. Федераль юллар төзелешенә генә түгел, җирле һәм региональ челтәрләргә дә зур игътибар бирелә. «Шуңа күрә юл эшләрен башкарганда күбрәк үзебез җитештергән җайланмалар һәм материаллар кулланылсын иде дигән тема туды. Бүген Алабуга автомобиль заводы җитәкчелеге чит ил техникасын Россиянекенә алыштыра алуын күрсәтте. Зур дәүләт төзелеше бара, шуңа күрә без үзебезнең җитештерүчеләргә һәм Татарстан сәнәгатенә ярдәм итәргә тиеш», - дип өстәде министр.
Презентациядән соң Фәрит Хәнифов Татарстанда цемент-бетон юллар төзүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Катнашучылар җирле төзелеш материалларын максималь рәвештә кулланып, юл киемнәре конструкцияләре, гарантияле үзлекләре булган инерт материаллар җитештерү, бәя хасил итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Киңәшмәгә йомгак ясап, министр тагын бер кат Татарстан бетон өслекле автомобиль юллары төзүне активлаштырачагын ассызыклады. Чөнки бу транспорт инфраструктурасын үстерүнең перспективалы юнәлешләренең берсе.
Мария Тимашева фотосы.