Бүген «РТЮ» ААҖ генераль директоры–идарә рәисе Олег Белозеров Горький тимер юлы җитәкчелек составына магистральнең яңа башлыгы Сергей Дорофеевскийны тәкъдим итте.
- Сергей Александрович - тимер юл транспортында яңа кеше түгел, Октябрь тимер юлында җитәкче буларак күтәрелде. Аның җитәкчелегендәге юл ирешелгән планканы саклап кына калмыйча, яңа зур нәтиҗәләргә дә ирешә алыр дип ышанам, - диде Олег Белозеров.
Сергей Дорофеевский 1970 елның 19 декабрендә Карелия АССРның Кемь шәһәрендә туа. 1993 елда «Тимер юл транспортында пассажирлар йөртүне оештыру һәм идарә итү» белгечлеге буенча Петербург дәүләт элемтә юллары университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген Октябрь тимер юлының Петрозаводск бүлекчәсенең Паньгома станциясендә дежурный булып башлаган. Алга таба станция буенча дежурныйдан «РТЮ» ААҖ филиалы – Хәрәкәт белән идарә итү үзәк дирекциясенең Октябрь дирекциясе башлыгына кадәр хезмәт юлы узды. 2018 елның февраленнән хәзерге вакытка кадәр «РТЮ» ААҖ филиалы – Октябрь тимер юлы башлыгының беренче урынбасары була.
Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы Сергей Александровичны яңа вазыйфага билгеләнүе белән котлый һәм киләчәктә дә уңышлар тели!
Исегезгә төшерәбез, элек Горький тимер юлы башлыгы вазыйфасын башкарган Анатолий Лесун, Түбән Новгород өлкәсенең 129 бер мандатлы сайлау округы буенча Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатына сайлану сәбәпле, 25 сентябрьдә үз вазыйфасыннан китте.