Казанда Такси йөртүчеләр арасында һөнәри осталык буенча бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак

2021 елның 19 октябре, сишәмбе

22 октябрьдә Казанда «Россиядә иң яхшы такси йөртүче-2021» IV Бөтенроссия конкурсының төбәк этабы узачак. Чара Оренбург тракты, 17 йорт адресы буенча узачак.

Һөнәри осталык конкурсының региональ этабын оештыручылар - РФ Транспорт министрлыгы, Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча баш идарәсе һәм РФ Дәүләт Думасының Транспорт һәм төзелеш комитеты ярдәмендә Таксины үстерү буенча Иҗтимагый Совет.

Конкурсның төп бурычлары арасында - җиңел таксида йөртүчеләрнең һөнәри белемнәрен һәм осталыкларын камилләштерү, такси йөртүче һөнәренең ролен арттыру һәм популярлаштыру, җиңел таксида пассажирлар йөртү һәм багаж ташу сыйфатын яхшырту. Шулай ук конкурс җиңел такси эшенең төп эксплуатацион күрсәткечләрен арттыруга һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның барлык категорияләрендә, беренче чиратта, такси йөртүчеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәүне формалаштыруга ярдәм итәчәк.

Такси йөртүчеләрнең теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен тикшерәчәкләр. Катнашучылар тиз йөрешле маневрлау һәм машина йөртү салмаклыгына ярышачак. Салмаклыкны бәяләү өчен яңа сынау – автомобильнең түбәсендә урнаштырылган бер стакан су белән артка «змейка» йөреше барлыкка килде.

Моннан тыш, оештыручылар беренче тапкыр иң яхшы такси йөртүчене сайлап алуда пассажирларны җәлеп итәргә һәм онлайн-тавыш бирү үткәрергә карар кылдылар. Тавыш бирүдә катнашу өчен конкурста катнашуга гариза бирергә кирәк. Онлайн-тавыш бирү вакыты QR-код алганнан соң ике ай.

Җиңүче конкурсның финалына барачак, анда ул Татарстан данын яклаячак.

Республика такси йөртүчеләрен конкурста катнашырга чакырабыз. Катнашу өчен https://russia-driver кtaxi/ рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International